Пятница, 19.04.2024, 01:06Приветствую Вас Гость | RSS
МОУСОШ №3
Меню сайта
Категории каталога
Мои статьи [4]
Распространение опыта [12]
Открытые уроки, разработки учителей
Работы учащихся [3]
Сочинения,доклады и т.д.
Навстречу 65-летию Великой Победы [1]
работы учащихся и учителей
Наш опрос
Ваш любимый предмет.
Всего ответов: 297

Каталог статей


Главная » Статьи » Работы учащихся

Сказка

                                Әкият

                                       Ык  үпкәләгән

        

                                 Эшләде: Азнакай шәһәре

                                               3нче урта      мәктәбенең    

                                                 5 «А»  сыйныфы укучысы 

                                  Вахитова Алида.

                                     Җитәкче: татар теле

                                                һәм әдәбияты  укытучысы

                               Тинбакова  Р. В.

 

 

                 

Ык үпкәләгән.

 

    Яшәгән Ык дигән бер елга. Боргаланып- боргаланып аккан ул. Кешеләргә шатлык , тирә- юнендәге агачларга , үләннәргә , кош- корт һәм җәнлекләргә  яшәү  көче  биргән. Ыкның тирә-ягы буйлап авыллар урнашкан  булган. Бу авылларда  яшәүче  кешеләр елганың кадерен белмәгәннәр. Ярларын чүпләгәннәр, суларын пычратканнар.  Елга көннән- көн сулган , корыган . Аның зарын берсе дә ишетмәгән. Беркөн елга: «Мин мондый  мәсхәрәләүгә түзә алмыйм!» - дигән  һәм  җир астына качкан. Сусыз калган табигать корыган, кошлар тынып калган.

      Менә борчылдылар кешеләр, менә кайгырдылар ‚ елганы ничек итеп кире кайтару  юлын  тапмадылар.  Болытка да ялвардылар ‚ җилләрдән  дә сорадылар.  Шунда аларга кояш ярдәмгә килде.  Ул бөтен  тирә- якны яктыртты , кешеләр үзләре пычраткан яр буйларын,  үзәннәрне‚  кырларны күрделәр. Шаккаттылар алар!  Байлык  җыябыз дип , табигатьтән файдаланабыз дип , алар бит табигатьнең үзе турында онытканнар! Шуннан кешеләр  Ыкның тирә- ягын чүптән  арындырганнар‚  чистартканнар. Алар: «Бүтән бервакытта да  елга буен бозмабыз,  Ыгыбызны  кыерсытмабыз!»- дип сүз биргәннәр‚ Ыкның чиста  ярларына  кайтуын үтенгәннәр.

     Кайткан Ык. Шатланып‚ ярсып агарга тотынган. Яр буйлары җанланган, сандугачлар сайраган, кешеләрнең күңелләренә шатлык  иңгән. Алар үзләренең нинди коточкыч  фаҗига  ясый  язулары турында аңлаганнар.

     Нәтиҗә шул: елгаларыбызның безне куандыруын теләсәк, үзебез дә аларны кадерлик.

Категория: Работы учащихся | Добавил: bikovagr (27.08.2009)
Просмотров: 1000 | Комментарии: 1 | Рейтинг: 0.0/0 |
Всего комментариев: 0
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта