Пятница, 29.03.2024, 10:15Приветствую Вас Гость | RSS
МОУСОШ №3
Меню сайта
Категории каталога
Мои статьи [4]
Распространение опыта [12]
Открытые уроки, разработки учителей
Работы учащихся [3]
Сочинения,доклады и т.д.
Навстречу 65-летию Великой Победы [1]
работы учащихся и учителей
Наш опрос
Ваш любимый предмет.
Всего ответов: 297

Каталог статей


Главная » Статьи » Работы учащихся

Сочинение

Бөек җиңү көннәре хәзер дә хәтердә

 

    Әбиемнән  сугыш вакытындагы тормышы турында сорасаң, ул беразга тын кала, күзләренә яшьләр килә, кәефе төшә. Шуңа күрә мин аңа ул чорны исенә төшермәскә тырышам. Ник дигәндә авыр вакыт булган ул, хәтердән чыкмаслык...Әбиемнең сөйләгәннәре әле дә истә:

    “Ямьле җәйнең сабан туе көнендә башланды ул канлы сугыш. 1941 нче елның 22 нче июнь иртәсе иде.Кояшлы матур иртә... Арышлар инде буйга җитеп килә. Озакламый аларны җыеп алырга вакыт җитә. Кырларда күп көч таләп итә торган чор.Әмма сугыш үзенекен алды. 18 яшьтән алып барлык ир- атларны фронтка, илебезне саклар өчен алып киттеләр. Менә шунда башланды да инде барлык авырлыклар.

       Бу тетрәндергеч хәл Азнакайлыларны да читтә калдыриады. Хатын –кызлар һәм яшүсмерләр җәфаланып игеннәрне урдылар, ир-атлар урынына тракторларга утырдылар. Көнне төнгә ялгап басуга чыгып бодай бөртекләренә кадәр җыйдылар. Кыр эшләреннән бушаган арада мал карап, оекбашлар бәйләп, фронтка җибәрделәр.

       Фронттан котычкыч хатлар килә торды. Арасында үлү хәбәрләре дә бар.Әмма халык нык , тырыш булды.”

        Минем карт бабам да Азнакайдан. Аның исеме Бәхтигәрәй булган.Ул 1895 нче елгы. Фронтка кеше җитмәү сәбәпле, бабамны 1943 нче елда фронтка алып китәләр.1944 нче елның көзендә бабамның каты яралануы турында хәбәр килә...Авыр яралары хәзер дә сугыш чорын онытырга бирми бабама.

        Сугыш чорында атнаның һәр шимбә көнендә Азнакайдагы “Марат ”колгозы председателе җыелыш уздыра торган булган. Анда ул колхоз эшләреннән башка, халыкны фронт хәбәрләре белән дә таныштырган. Халыкка шунысын да аңлатткан: әгәр дә Гитлер самолетлары бәзнең тирәдән очса, тәрәзәләрдәге утлар күренмәсен  өчен, пыяласына кара ленталар ябыштырырга кушкан.

      Сугыш чорындагы тыл тормышы бик авыр булган. Ул авырлыкны хәзерге буын татымасын иде, чөнки сугыш ул- ачы күз яшьләре, үлем, хәсрәт һәм зур югалтулар. Андый югалтуларны минем күрәсем килми.

               Кан коюлы сугышларны кабат

               Күрмәсеннәр олы кешеләр.

               Ач, ялангач көннәр әле дә

               Әбием хәтерендә.

               Балалар шатлыкта үссен,

               Коелмасын күз яше.

               Өлкәннәр дә, сабыйлар да

               Шат яшәсен һәммәсе.

                                                           Азнакай шәһәре 3 нче урта мәктәбенең

                                                   7 А сыйныфы укучысы Кашапова Чулпан.

                                                           Җитәкчесе: Тинбакова Р.В.        

Категория: Работы учащихся | Добавил: bikovagr (27.08.2009)
Просмотров: 10028 | Комментарии: 13 | Рейтинг: 4.4/28 |
Всего комментариев: 111 2 »
11 ....  
0
вообще супер... нам по татарскому сочинение задали, на эту тему.... я у тя одалжу))))))))плиз!!!!!!!)))))))))

10 Я то же перепишу  
0
спасибо автору

9 =)  
0
Спасибо))) мне тоже подошло)))весь инет обшарила,ничего не нашла..кроме этого сочинения))

8 леся)))  
0
спасибо большое тебе)))

7 Гузель  
0
Чулпан,ты очень талантлива.У тебя большое будущее.Желаю тебе успехов во всём.

6 Оксана  
0
шәп сочинения)))) молодец))))

5 эльвира  
0
спасибо)))**

4 узем яза белмим)))  
0
маладис, нык булыштын!

3 солнышка  
0
спасибо тебе большое=))))))))

2 iop  
0
1 .... (21.12.2009 21:49)
вообще супер... нам по татарскому сочинение задали, на эту тему.... я у тя одалжу))))))))плиз!!!!!!!)))))))))

я тож возьму


1-10 11-11
Имя *:
Email *:
Код *:
Форма входа
Поиск
Друзья сайта